Олы Кайбычтагы каток тимераякта шуарга яратучыларны каршы алырга әзерләнә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Һава торышы мөмкинлек бирсә, ярымкаток гадәти режимда эшләячәк. Тимераякларны прокатка алып булачак. Үз тимераягың белән килсәң, шуу арзанрак төшәчәк. “Алтынчы катны катырдык инде, бу атнада эшне тулысынча төгәлләрбез дип уйлыйбыз. Кечкенә үлчәмдәге тимераяклар бар, зурракларына заказ бирдек. Тренерлар белән сөйләшеп, расписаниеләрне раслагач, ирекле шуу вакытын билгеләячәкбез”, – диде безгә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International