Олы Кайбычның “Әкият” курчак театры артистлары зур кунаклар алдында чыгыш ясады

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче “Әкият” курчак театрына да балалар яратып йөри. Яшь талантлар көзге каникул башланыр алдыннан Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлагыч класслар укучыларына балалар язучысы Ләбиб Леронның “Кикрикҗан маҗаралары” әкиятен күрсәтте. Зилә Сөнгатуллина, Азалия Хәмидуллина, Алмазия Тимершина, Диана Вишнякова, Сиринә Хафизова уйнавын яшьтәшләре яратып карады. Әле алай гына да түгел,  “Әкият” курчак театрына йөрүчеләрнең чыгышын карарга зур кунаклар - Россия һәм Татарстанның театр берлекләре әгъзасы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та килгән иде. Район башлыгы эшчәнлегебез белән даими кызыксынып тора һәм даими ярдәм күрсәтә. Быел аның ярдәме белән декорация, курчакларыбызны яңарттык. Аларны махсус заказ буенча Чаллыдагы курчак театрының баш рәссамы Александр Митрофанов ясады. Без алга таба да яңа спектакльләр куярга, бәйге-фестивальләрдә катнашырга җыенабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International