“Кайбыч таңнары” газетасын укучылар ни өчен ярата

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
– “Кайбыч таңнары” газетасы – еллар үткән саен кыйммәте арта баручы елъязма ул. Һәр авылга, һәр өйгә, үзенең тугрылыклы укучыларына район сулышын ирештереп торучы якын дус ул. Аның битләрендә – Кайбыч җиренең иң уңган, иң тырыш уллары һәм кызларының коллектив портреты, хезмәт һәм иҗади уңышларының чагылышы. Журналистлар мәкаләләрендә – шушы чорның үзенчәлекләре, халкыбызның яшәеше. Бу газетаны Арчадан Кайбыч районына килен булып төшкән көннәремнән үк яратып укыйм. Соңгы араларда газета яңа сулыш алды – берсеннән берсе кызыклы конкурслар үткәрелә, аның битләрендә үрнәк гаиләләр һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язмалар ешрак күренә башлады. Шулай ук язмаларның кыскача вариантын фотолар белән бергә сайттан да укып барырга мөмкин. Кыскасы, “Кайбыч таңнары” торган саен камилләшә бара, алга таба да яраткан газетамнан аерылырга язмасын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International