Хуҗа Хәсәннән сыер савучы Венера Лоткова республика бәйгесендә икенче урынны яулап кайтты

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
 
Безнең Венера Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 18-35 яшькә кадәрге белгечләр, эшчеләр арасында игълан иткән бәйгедә җиңде. “Иң яхшы мал табибы”, “Иң яхшы зоотехник”, “Иң яхшы сыер савучы”, “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы механизатор”, “Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы” номинацияләрендә узган бу бәйгедә хезмәт стажы бер елдан да ким булмаган яшьләр катнашты. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнде. Венера Лоткова иң яхшы яшь сыер савучы номинациясендә катнашты һәм, Балтачтагы хезмәттәшеннән бераз гына калышып, икенче урынга чыкты. Бәйгедә “Гөбенә” хуҗалыгының яшь экономисты Алмаз Хамматшин да катнашты һәм дипломант булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International