(1).jpg)
(1).jpg)

Бу очрашуда хәрби комиссар Илшат Паймурзин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга хәрби- патриотик эш үткәргәне, хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче оешма һәм клубларга ярдәм иткәне өчен “Актив хәрби-патриотик эш өчен” медале, илебезнең иминлеген ныгытуга ярдәме өчен район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедовка Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау кәгазен тапшырды. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары һәм район башлыгы әфганчыларга Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануның 25 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре тапшырдылар. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Мингазиз Сунгатуллин