Бәрлебашы мәктәбендә ришвәтчелекнең ни икәнен дә белмиләр

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Ришвәтчелек тормышның бөтен тармакларында да бар кебек тоела. Өлкәннәр сөйләшкәннән шулай аңлашыла. Балалары мәктәпне тәмамлаган әти-әниләрдән дә, сырхауханәләрдә ятып чыгучылардан да «бу кешегә фәлән кадәр бирдем, бу кешегә – фәлән кадәр» дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килә. 

Укучы буларак, мәктәп хәлләре  белән  дә таныш мин. Шәһәр җирләрендә ата-аналардан ни өчендер акчалар җыю ишетелсә дә, мин укыган мәктәптә ришвәт сүзе – ят. Әлегә ришвәтчелек белән очрашканым, әти-әниемнең дә бу хакта сөйләшкәннәрен  ишеткәнем юк. Кем дә кем кешедән җиңел юл белән акча үзләштерә икән, ул моның өчен барыбер җавап бирәчәк. Кечкенә чакта берәр шуклык эшләсәң: “Әнә Аллаһ бабай карап тора” – дип әрлиләр иде. Үсә-үсә бу сүзләрнең мәгънәсенә ныграк төшенәм. Бар эшебез өчен дә, иртәме-соңмы, Аллаһ каршында җавап бирәчәкбез.

Ә ни өчен ришвәт алуны закон нигезендә дә  тыя алмыйлар? Бусы – уйландыра торган сорау. Димәк, безнең илдә барысы да тәртиптә түгел әле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International