Кайбыч районы кырларында туфрак эшкәртү төгәлләнеп килә

2014 елның 10 октябре, җомга

Быел көз район буенча барлыгы 30689 гектар мәйданда туфрак эшкәртү планлаштырылган.

7 октябрьгә шуның 26805 гектарында эш башкарылган. Барлык эшкәртелгән мәйданның 16255 гектары тирәнтен сөрелсә, 10550 гектары өстән генә эшкәртелгән.

“Олы Колаңгы” җәмгыяте бу эшне төгәлләде, “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалы (“Гөбенә”) төгәлләү алдында. Җәмгыятьнең беренче (“Заволжье”), икенче (“Алтын кырлар”) филиалларында да, “Яңа юл”, “Подберезье” хуҗалыкларында да эш оешкан төстә бара. Һава температурасы әлегә чагыштырмача җылы, димәк, туңга сөрү туңга калмас дип ышанабыз.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International