-Безнең сайлау участогында 125 сайлаучы исәпләнә. Алар нигездә сайлап бетерде инде, берничә пенсионер гына калды. Авыру сәбәпле, сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барып сайлатабыз. Алар безгә гариза белән мөрәҗәгать итте, -диде сайлау комиссиясе рәисе Ольга Филинина.