.jpg)
.jpg)
.jpg)
Авылның ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Саттарова да, пенсия яшендәге Гөлсинә Сафиуллина да чыгыш ясады анда.
– Тормышыбыз яхшы, авылыбыз юллы, су кергән, яшәү шартларыбыз шәһәрнекеннән бер дә аерылмый, – диде Гөлсинә апа, шатлыгын яшермичә.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина әйтеп узганча, төзүчеләр эшне тиз тоткан: 22 августта эшкә тотынганнар да, монтаж эшләрен атна-ун көн дигәндә төгәлләгәннәр. Эш шартларының яхшыруына медиклар барысыннан да ныграк шатлана.
– Халык сәламәтлеге сагында мин 25 ел эшлим инде, шуның 18е – Кошман авылында, – диде фельдшер Рузилә Шәрәфиева. – Иске пункт 1979 елда ук төзелгән, шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән. Кышын җылыту системасы бөтенләй туңды, торбалары шартлады. Безне мәдәният йортының икенче катындагы бер кечкенә бүлмәгә күчерделәр. Авылга бер килүендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эш шартларыбыз белән танышты. “Кошман кебек зур авылга бу бүлмә кечкенә, шартлары юк, киләчәктә яңа модульле пункт төзиячәкбез”, – диде. – Рәхмәт, сүзендә торды. Без яшь фельдшер Ирек Әхмәтов белән бергә эшлибез. Кошманда 748, Урсак урман хуҗалыгы поселогында 68 кешегә медицина хезмәте күрсәтәбез. Урсакка күбрәк Ирек бара, кыска гына вакыт эчендә аны халык яратып өлгерде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник контроль, хезмәтне салау идарәсе начальнигы Фәнис Исхаков авыл халкына ныклы сәламәтлек теләде һәм:
– Авырулар сезне читләтеп узсын, монда чират булмасын. Ә менә бәби табырга җыенучылар чираты булса, шатланырга гына кирәк, – диде.
Дөрес сүзләр. Балалар – авылның киләчәге бит.
Луиза СӨНГАТУЛЛИНА