“Өйалдыбыз – гөлбакча” бәйгесендә Афанасьевкадан Зөлфия һәм Мөнир Баһавиевлар иң күп тавыш җыйды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Безне капка төбендә оз­ы­н толымлы сөйкемле туташ каршы алды. Ул Зөлфия һәм Мөнирнең бердәнбер кызлары Алсу булып чыкты. Сайтта фотобәйге барганны күреп, безгә фо­тоны да ул жибәргән.

Үзләре яшәгән Афанасьевкада гына түгел, районда да иң матур парларның берсе бу. Икесе дә, кем әйтмешли, кеше арасында эшлиләр. Зөлфия — район үзәк сырхауханә­сендә фельдшер. Гел елмаеп кына торган, ачык йөзле җитез Зөлфиягә үз яшен һич кенә дә биреп булмый. Кызы белән янә­шә куйсаң, апа белән сеңел кебек күренәләр. Аны эш киеменнән күр­гәнем юк, мин килгәндә бик матур чәчәкле күлмәктән иде, ләкин фельдшер костюмы да Зөлфиягә бик килешәдер.

Элек совхозда бригадир, аннан авыл хужалыгы ида­рәсе белгече булып эшләгән Мөнирне дә районда белмәгән кеше юктыр. Хәзер ул автомобиль заправкасында оператор булып хезмәт куя. Без сөй­ләшеп утырганда эш­тән кайтып кына керде.

Зөлфия белән Мөнирнең гаилә коруларына ике дис­тә ел узган. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, бик матур гомер итәләр. Кызлары Алсу таможня белгече булырга җыена – Казан институтларының берсендә белем ала.

Матурлыкны тырыш хез­мәт нәтиҗәсендә генә тудырып булганлыгын һәр­кем белә инде. Бөтен бак­чачыныкы кебек, Зөл­фия белән Алсуның да эш сезоны кыш уртасында ук башлана.

– Февральдән апрельгә кадәр рассадалар үстереп мәш киләбез. Алар белән бөтен өй тула, – диде  Зөл­фия ханым. – Чәчәк­лә­р­нең бик күп төр­ле­сен үс­тереп карадык. Быел күб­рәк гортензия, петуния, роза утырттык. Аеруча хуш исле чәчәк­ләр үстерергә яратабыз.

Матур бакча конкурсында җиңгәч тә, Баһавиевларны чәчәктән гайре әйбер үстерә белми, дип уйламагыз тагын. Кеше бакчасында ни бар – аларда да шул бар. Җиләк-җи­меш һәм яшелчәнең без­дә үсә торган бөтен төрен үстереп, кышлыкка банкаларга тутырып баралар.

Чәчәкләрне Зөлфия һәм Алсу утыртса да, суны иң күп сибүче Мөнирдер, мө­гаен. Менә шулай күңел биреп, гаилә белән тәрбияләгәнгә, интернетта иң күп тавышны Баһавиевлар бакчасы җыйгандыр да инде күрәмсең. Бу гаиләгә карап, ничек сок­ланмыйсың ди инде?!

Бөтенләй дә онытып җи­бәрә язганмын, Баһавиевларның әле тагын бер шөгыле бар. Алар безнең якта умарта тотулары бе­лән данлыклы. Совхоз та­ралгач, умарталыкны сатып алып, умарталарын шунда күчергәннәр. Бу эш­не дә алар шулай ук бергәләп башкаралар. Ел­ның-елында Олы Кайбычта уза торган ифтар мәҗлесләрендә гәрәбә төсендәге татлы бал бе­лән чәй эчүчеләр аның Баһавиевлар балы икәнлеген бөтенләй дә белмидер әле. Хәер, анысы Мө­нир белән Зөлфиягә ки­рәк­ми дә, чөнки кеше белсен өчен түгел, ә кү­ңел­ләре кушканга эшли­ләр


Инде төп темабызга – чәчәкләр үстерүгә килгәндә исәәни белән кыз аларны бергә үстерә. Кечкенә генә бакчаларында гөл-чәчәкләрнең ниндие генә юк! Бакчаның шау чәчәк атып утырган чагы үтсә дә, розалар, петунияләр, тырнак гөлләре, күзне иркәләп, ямь биреп утыруын дәвам итәләр. Тирә-яктагы бик күпләрнеке шикелле, Баһавиевларның да гөлләре, бакчага гына сыймыйча, капка төбенә дә чыга. Биредә чүлмәктәүскән төрле-төрле гөлләр, кечкенә бассейннар, гномнар һәм тагын әлләнинди әкият персонажлары үткән-сүткәннең игътибарын җәлеп итеп, бөтен урамны бизәп тора.

 

 


Алсу Калимуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International