Кайбыч районы авылларында көнкүреш шартлары яхшыра

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Төзелешләргә дә тизлек хас шул. Моның шулай булуы аңлашыла да: авылларга модульле фельдшер- акушерлык пунктларын, башка социаль объектларны тиешле срокларда файдалануга тапшыруны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе контрольдә тота. Һәр атна саен муниципалитетлар өчен Президент катнашында үтүче видеоконференцияләр дә шул мәсь­ә­ләне караудан башланып китә. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республиканың һәр шәһәр-районында төзелешләрнең ничек баруы белән Президентны таныштыра. Безнең Кайбычның беркайчан да тән­кыйть утына эләккәне юк, чөнки һәр программаны зур шатлык белән кабул итәләр. Бирсеннәр генә, Кайбычны читтә генә калдырмасыннар! Бездә биргәнне “йота” беләләр. Аның нәтиҗәсе авылларыбызда күренә: яңа мәдәният, сәламәтлек саклау объектлары, юллар, участковыйларга йортлар, модульле ветеринария пунк­т­ы төзелде, авыл урамнары төнлә дә балкып утыра – баганаларга утлар куйдылар. Бәрлебашында да бу атнада модульле пунктка нигез салалар.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International