Ветеринария хезмәткәрләре көне белән Кайбыч халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
«Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Ветеринария хезмәткәрләренең эше катлаулы, тынгысыз һәм аны беркайчан да гадәти эш көне кысаларына гына сыйдырып булмый. Алар җәмәгать секторында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да шактый күләмле эш башкара. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Без мал табибларының эш шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирәбез. Колаңгыда әле шушы араларда гына ветеринария участогы ачылды. Алар алга таба да төзеләчәк. Барлык хезмәткәрләрне, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Аларның һәрберсенә яңадан-яңа хезмәт үрләре, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телим».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International