24.06.2025 № 177-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 статьясына үзгәрешләр кертелде, анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары билгеләнә.
Әйтик, 01.03.2026 елдан торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне узган айның 15 нче числосына кадәр кертергә кирәк булачак. Түләү документлары милекчеләргә ай саен 5 нче көннән дә соңга калмыйча киләчәк.
Түләү кертүнең һәм түләү документларын җибәрүнең күрсәтелгән срокларын күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе йә урыннар милекчеләренең гомуми җыелышы карары белән үзгәртергә ярамый.
Хәзер торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү узган айның 10 нчы числосына кадәр, 1 нче числодан да соңга калмыйча куела торган квитанцияләр нигезендә кертелә. Бу чакта күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе йә торак милекчеләре ширкәте, торак кооперативы яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы карары белән башка сроклар билгеләнергә мөмкин.
Закон 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә.