Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең коррупциягә каршы бурычлары үзгәртелде

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 28.12.2025 № 505-ФЗ һәм «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» 28.12.2025 № 510-ФЗ Федераль законнары белән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең коррупциягә каршы бурычлары сизелерлек үзгәртелде.

2026 елның 1 гыйнварыннан әлеге категория вазыйфаи затлар өчен шәхси чыгымнар турында белешмәләр бирү бурычы кертелде.

Тиешле үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексына һәм коррупциягә каршы законнарга кертелде.

Элек учреждение җитәкчеләре керемнәрне, мөлкәтне һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләрне – үзләренә, иренә (хатынына) һәм балигъ булмаган балаларына карата гына декларацияләгән иде. Хәзер бу бурыч киңәйтелгән.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексына дәүләт яки муниципаль учреждение җитәкчесе хезмәтен җайга салу үзенчәлекләрен билгели торган 281.1 статья кертелде.

Яңа таләпләр арасында-чыгымнар турында белешмәләрне дәүләт Вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турындагы законда каралган тәртиптә тапшыру.

Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International