Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
«2020 елдан башлап Татарстанда ана капиталына сертификатлар рәсмиләштерүнең проактив форматы гамәлдә. Димәк, гаиләләргә фондка шәхсән гариза бирергә кирәкми - документ автомат рәвештә формалаштырыла. 2025 елда гына да әлеге ысул белән республикада 19 388 электрон сертификат бирелде,” - дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сертификатның цифрлы версиясе чыгартып алу өчен уңайлы, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталын рәсмиләштерү вакытына сертификатта теркәлгән сумма күләме, шул исәптән калган акчаларны да кертеп, 1 февральдән ел саен индексацияләнә. Бу вакытта документка бернинди үзгәреш кертелми - сумманы үзгәртү автомат рәвештә бара. Капитал яки аның калган өлеше күләме турындагы актуаль мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин, анда онлайн форматта өземтә формалаштырыла һәм ул шунда ук ата-ананың шәхси кабинетына керә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - ата-аналар капитал акчасын балаларны укытуга һәм карауга (шәхси балалар бакчасы, бала караучылар хезмәте, төп/өстәмә программалар буенча укыту) юнәлдерергә мөмкин. Мәҗбүри шартлар: килешү кем белән төзелә, аның шәхси эшмәкәр статусы, белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булуы һәм хезмәт күрсәтүләр бәясенең төгәл хисабын күрсәтеп Социаль фондка килешү тапшыру.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).