Район прокуратурасы җир законнарының үтәлешен тикшерде һәм авыл хуҗалыгы кишәрлегендәге туфракны законсыз тартып алу фактын ачыклады. Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланганча, 43 мең квадрат метрдан артык мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегендә 2 метр тирәнлектәге 2253 квадрат метр мәйданда законсыз рәвештә туфрак алынган.