Беренче йөк автомобиленең 50 еллыгына КАМАЗ почта маркалары чыгарды

2026 елның 13 марты, җомга

Россия почтасы КАМАЗ йөк техникасына һәм пассажир транспортына багышланган дүрт марка әйләнешкә чыгарды. Чыгарылыш 1976 елда Чаллыда завод конвейерыннан төшкән беренче КАМАЗ йөк автомобиленең 50 еллыгына багышлана.
Маркаларда беренче КАМАЗ-5320 йөк машинасы, КАМАЗ-65115 базасындагы катнаш юл машинасы, КАМАЗ-6282 электробусы һәм КАМАЗ-54901 иярле тракторы сурәтләнгән. 
Почта маркалары чыгаруга өстәмә рәвештә Мәскәү һәм Чаллы өчен беренче көн конвертлары һәм махсус сүндерелә торган штемпельләр, шулай ук почта маркасы ябыштырылган картмаксимум — открыткалар чыгарылган. Открыткадагы, маркадагы һәм штемпельдәге сурәтләр үзара уртак тема белән бәйләнгән.
Чаллыда юбилей маркаларын махсус штемпель белән гамәлдән чыгару тантаналы шартларда 13 мартта Россия Почтасы, «КАМАЗ» ГАҖ һәм шәһәр мэриясе вәкилләре катнашында узачак. Беренче көннең махсус штемпелен шулай ук 13 мартта Россия Почтасының Яр Чаллыдагы 423804 бүлекчәсендә производственный пр-д, 45 йорт адресы буенча почта җибәрүләренә куярга була.
Һәр марканың Номиналы 50 сум, тиражы 36 000 данә. Россиядә почта түләүенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — почтаның бүлендек компаниясе чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International