Татарстан Республикасында гражданнар һәм бизнес өчен заманча түләү инструментларын кертү һәм үстерү буенча актив эш алып барыла, моңа Россия Банкының тиз түләүләр системасы сервислары да керә.
СБП Россия Банкы тарафыннан кулланучыларның уңайлылыгын арттыру, акчасыз түләүләрне кабул итүне гадиләштерү максатыннан төзелгән, шулай ук сәүдә нокталарына чыгымнарны түбән тарифлар аркасында киметергә мөмкинлек бирә (гамәлдәге эквайринг комиссияләреннән уртача 2,5 – 3 тапкырга кимрәк).