Аның белән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, конгрессның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, бүлекнең актив эшлеклеләре, оешмалар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашты. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин үз чыгышында милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Балалар бакчаларында ана телендә тәрбия бирүнең 94 процент тәшкил итүен Ирек Шәрипов югары бәяләде. Райондагы 15 мәктәпнең сигезе — татар телендә белем бирүче мәктәпләр. Укучыларның 0,8 проценты туган тел буларак рус телен, 1 проценты чуваш телен, 98,2 проценты татар телен өйрәнә. Районыбызда татар балаларын туган телдә укыту һәм тәрбия бирү 74,67 процент тәшкил итә. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева киңкырлы эшчәнлекләре белән таныштырды. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телебезне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә. Ирек Шәрипов, конгресс эшчәнлеге белән таныштырып, кайбычлыларның эшләрен уңай бәяләде. Очрашу ахырында конгрессның Кайбычтагы бүлеге активистларына бүләкләр тапшырылды.