Татарстанлылар почтада сатып алынган лотерея билетлары буенча 60 млн сумнан артык акча откан

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Бүген лотереянең туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ 460 ел элек, 1466 елның 24 февралендә Брюгге шәһәрендә танылган Нидерланд рәссамы Ян Ван Эйканың тол хатыны ире истәлегенә лотерея билетлары сатуны оештыра һәм кергән акчаның төп өлешен ярлыларга ярдәмгә юнәлтә. Шуннан бирле лотерея бөтен дөньяда киң таралган. Россия почтасы Татарстанда яшәүчеләрнең узган ел почта бүлекчәләрендә сатып алган лотерея билетлары буенча күпме акча отулары турында сөйләде.
2025 елда татарстанлылар почтада сатып алынган лотерея билетлары буенча гомумән алганда 60 млн сумнан артык акча откан. Бер ел эчендә республикада өч яңа лотерея миллионеры барлыкка килде. Ә почта бүлекчәләрендә сатып алынган отышлы лотерея билетларының гомуми саны 300 000 нән артып китте. 
Статистика буенча, почтада лотерея билетларына ихтыяҗ ел саен дәүләт бәйрәмнәре ― Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне һәм башкалар алдыннан арта.
 "2014 елдан Россиядә бары тик дәүләт лотереяләре генә уздырыла. Аларның максаты-физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау", - дип искәртте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International