Рейд барышында җәмәгать урыннарында, яшьләр күпләп җыела торган урыннарда: клубларда булдылар. Олы Кайбыч районы урамнары буйлап йөреп чыктык. Профилактика системасы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре яшүсмерләр белән әңгәмәләр үткәрде, хокукка каршы гамәлләрнең нәтиҗәләре, хокук бозулар өчен җаваплылык, шулай ук хокукый ярдәм алу мөмкинлекләре турында сөйләде.