Идел буенда эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» масштаблы проектына заявкалар кабул итү башланды

2026 елның 20 феврале, җомга

Проект реаль сектор предприятиеләре командаларын берләштерәчәк, алар спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда ярышачак. «МолоТ» проектының яңа сезонын ачып, без Татарстанның эшче яшьләрен анда актив катнашырга һәм чираттагы мәртәбә үзләренең осталыкларын һәм талантларын югары дәрәҗәдә күрсәтергә чакырабыз. Хөрмәтле предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук яшь белгечләрегезнең инициативасын хуплавыгызны һәм аларга катнашуда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Сезнең ярдәм — яшьләрнең потенциалын ачу һәм республиканың кадрлар резервын ныгыту өчен төп фактор. Әйдәгез бергәләп профессиональ үсеш һәм яңа җиңүләр өчен шартлар тудырыйк!", — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International