Яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар өчен Татарстан Росреестры кайнар линия үткәрәчәк

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 4 февраль көнне, беренчел күчемсез милеккә ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан Росреестры яңа төзелешләрдә фатир сатып алучылар – өлешле төзелештә катнашучылар өчен Кайнар телефон линиясе үткәрә. 
Кайнар линиядә сез түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алачаксыз:
* Өлешләп катнашу килешүен ничек дөрес төзергә • 
* Өлешчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары бар • 
* Йорт салучының ышанычлылыгын ничек тикшерергә • 
• Йорт файдалануга тапшырылганнан соң фатирга хокукларны теркәү ничек башкарыла?
Сорауларны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була. Республика районнарында кайнар линияләр телефоннарының тулы исемлеген безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә карап була.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлекне кулдан упкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International