Быел җыенны капиталь ремонттан соң ачылган Корноухово авылында үткәрделәр. Ульянково һәм күрше авылларда яшәүчеләр клубның яңартылган, уңайлы интерьерын бәяли алдылар.
"Халыкның актив катнашуын күрү, инфраструктура, авыл хуҗалыгы һәм социаль хезмәтләр мәсьәләләре буенча фикер алышу күңелле булды", - дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Илгизәр улы. Җыелыш авыл җирлеген үстерүгә һәм чәчәк атуга керткән өлешләре өчен билгеләнгән алты гражданга Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Котлыйбыз!