Комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров рәислегендә эшләде. Аның составында-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, механизация идарәсе консультанты Рәфыйк Тимургалиев, Кайбыч районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы Михаил Серебряков. Комиссия үз эшен «Туган як-Агро» хуҗалыгында башлады. Илсөя Җәләлиева, Сәвия Садриева, Айрат Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыкларында, шулай ук «Август-Кайбыч» ширкәтендә булдылар, анда техниканы кышкы саклауга кую белән таныштылар. 1 урынны «Август-Кайбыч» ширкәте алды, ул 70 мөмкинлектән 70 балл җыйды. 2 нче урында 68 балл белән «Туган як-Агро» ширкәте. 3 нче урынны «Айрат Хәсәнов» КФХ алды, ул 67 балл җыйды. Район буенча башкарылган эш 67 баллга бәяләнде.