Казанның "Мәскәү" мәдәни үзәгендә «Чиста булачак»экологик яшьләр хәрәкәте хәрәкәтнең иң актив катнашучыларына, партнерларына һәм остазларына рәхмәт белдерделәр. Шулай ук Яшьләр экология премиясе җиңүчеләренең исемнәрен игълан иттеләр! Чараның мәртәбәле кунаклары: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Илнур Насретдинов. Азат Җиһаншин-Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Василий Ислаев - «студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге»ДБУ директоры. Берлибаш мәктәбенең «яшь экологлар» командасы (рук.Рәхмәтуллина Э.Р.) төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар,шулай ук активистлар «Чиста булачак»хәрәкәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Молодцы!