Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленең Эбалак авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташыбыз Крейтор Кирилл Ильинга тапшырылуы аеруча горурлык уята. Кириллны шушы лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Аның батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы барыбызны да илһамландыра. Без егетләребез һәм аларның батырлыклары белән горурланабыз!