Акция барлык авыл җирлекләрендә дә – унбиш мәктәп базасында, китапханәләрдә үтте.Район үзәгендә диктант язу өчен өч мәйданчык булдырылды һәм анда 120ләп кеше катнашты. Белемнәрне балалар сәнгать мәктәбендә, үзәк китапханәдә һәм Олы Кайбыч мәктәбендә тикшерергә була иде. Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, ел саен үткәрелүче бу акциянең туган телебезне саклауга, аны ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне тикшерүгә йогынтысы зур. Диктант язучылар арасында Рәмис Рафисович үзе дә бар иде. Ул әлеге мөһим чарага кушылучыларга рәхмәтен белдерде. Балалар сәнгать мәктәбендә диктантны — Каюм Насыйриның «Кабуснамәдән» хикәятләр әсәреннән өзекне район үзәгендәге төрле оешмаларда эшләүчеләр язды. Текстны башкарма комитет тәрҗемәчесе Алинә Батанова укыды. Китапханәдә акция үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева инициативасы белән үткәрелде. Лаеклы ялдагы укытучы Люция Сөнгатуллина укыган текстны мәдәният хезмәткәрләре язды.