Бүген без Халыклар бердәмлеге көнен — халкыбызның көчен һәм бердәмлекнең мөһимлеген искә алу көнен билгеләп үтәбез. Халыклар арасындагы дуслык һәм үзара хөрмәт – республикабызның һәм илебезнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуының нигезе ул. Без махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче егетләребез белән горурланабыз. Аларның батырлыгы һәм ныклыгы безне илһамландыра. Бу бәйрәм хезмәт итүчеләр һәм аларны өйдә көтүчеләр өчен өмет һәм ярдәм символы булсын. Халыклар бердәмлеге көне белән!
Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Күпмилләтле Кайбыч районы халкы милли бердәмлек үрнәгендә туганлашып, дуслашып яши белә. Тарихи хәтерне саклап, башка диннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәвебез бердәмлегебезне тагын да ныгыта. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.