Шул уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм чарасына районыбызның төрле авылларыннан тамашачылар җыелды. Тантана Ульянковоның «Рябинушка» халык фольклор коллективының патриотик темага чыгышы белән башланды. Надежда Пулялина, Нина Стерякова, Нина Мошкова, Марина Кармаенкова, Евгения Кирилова, Ольга Сяплина сәхнәләштергән «Смуглянка» күренешен тамашачылар алкышларга күмде. Рәдиф Сәгъди әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Сынган беләзек» мелодрамасын караганда, еладык, көлдек, тормышның асылы, яшәү мәгънәсе турында да уйландык. Аны Мөрәле мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» театр коллективы куйды. Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр — Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлауларын җиткерде.