1 ноябрь Олы Подберезье халкы өчен әһәмиятле вакыйга булып истә калачак.
Бу көнне авылдашы-Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемен йөртүче Олы Подберезье урта мәктәбенең 190 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Мәктәп коллективының, авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, авылдашы Петр Чекмарев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, РФ Оборона министрлыгы вәкиле, генерал-лейтенант Олег Островский, Кайбыч крае музее директоры, элек район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакиров, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин, төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, ветеран укытучылар җыелды.
Бәйрәм чарасы тантаналы рәвештә сәхнәгә мәктәп Байрагын кертүдән һәм гимнны башкарудан башланды.
Мәктәп коллективын истәлекле вакыйга белән котлап, мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова, Алексей Макаров, Петр Чекмарев, Олег Островский, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар чыгыш ясады.
Алексей Макаров район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Алып баручылар мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм чарасында төрле елларда укытучылар, мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.