Бүген, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен чираттагы кайнар телефон линиясе үткәрәчәк, чөнки 2025 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары гамәлдә булачак, ул торак пунктлар җирләренә караган җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен кулланмау билгеләрен билгели.
Милекчеләр кайнар линиягә шалтыратып, җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеген, мөмкин булган хокук бозуларны вакытында бетерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген белә алалар.
Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!