2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тагын 15 авыл торак пунктында почта бүлекчәләрен яңарту үткәреләчәк. Алар Актаныш, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Россия почтасы авыл бүлекчәләрен яңартуга 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән кереште.
Почта бүлекчәләрендә эчке биналар һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылачак, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климат контроле һәм кондиционер җиһазлары урнаштырылачак. Барлык яңартылган бүлекчәләрдә яңа җиһазлар һәм заманча техника булачак.
Яңарту вакытында Почта аеруча игътибарны киртәсез мохит үсешенә бирә. Моның өчен бүлекчәләрнең керү урыннары пандуслар, тоткычлар һәм персонал чакыру төймәсе белән җиһазландырыла, ишек уемнары киңәйтелә.
«Яңартылган бүлекчәләр клиентларга почта һәм финанс хезмәтләре генә түгел, башка хезмәтләр дә күрсәтәчәк. Яңартудан соң авыл халкы Дәүләт хезмәтләре порталында учет язмасын раслый яки яңарта алачак һәм сәламәтлек күрсәткечләрен мөстәкыйль тикшерә алачак: кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен һәм тән температурасын үлчәү», — дип билгеләп үтте Россия почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Татарстанда модернизация программасы буенча барлыгы 73 авыл почта бүлеген төзекләндерделәр.