Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Район ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән очрашу үткәрелде. Ул елына ике мәртәбә: язын - 7 апрельдә һәм көзен - 7 октябрьдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне кысаларында узды. Йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала. Бүгенге көндә үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясендә 14 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Очрашуга килгән гүзәл затлар арасында беренче тапкыр әни булырга җыенучылар да, икенче, өченче, хәтта дүртенче балага гомер бүләк итүчеләр дә бар иде. Чираттагы җылы һәм файдалы очрашуны үзәк больницаның врач акушер-гинекологы Гүзәл Йосыпова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International