Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеенда «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде. Бу хакта «Мәгариф» журналы журналисты Гүзәл Закирова хәбәр итә. «Авыл укытучысы–2025» номинациясе җиңүчеләре: 1 нче урын — Җиһаншин Алмаз Равил улы, информатика һәм физика укытучысы (Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе); 2 нче урын — Сафиуллина Гөлинә Ямалетдин кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Питрәч районы Кощак урта мәктәбе); 3 нче урын — Мортазина Ләйсән Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы (Мөслим районы).
Җиһаншин Алмаз Равил улын җиңү белән котлыйбыз.