Авыл хуҗалыгы һәм мәктәп ярминкәсенә чакырабыз

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә Олы Кайбычта авыл хуҗалыгы һәм мәктәп ярминкәсе узачак. Урын: район элемтә үзәге бинасы каршындагы мәйданчыкта һәм район Советы янында. Вакыты: башлана 8:00. Ярминкәдә сезне күп төрле товарлар көтә: печән, салам, ашлык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре һәм башкалар. Барлык товарлар да җирле авыл кешеләре тарафыннан шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Моннан тыш, район Советы янындагы мәйданчыкта «Көз бүләкләре»мәктәп ярминкәсе узачак. Биредә сез мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук төрле варенье һәм тозлылык сатып ала аласыз. Җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм табигать бүләкләреннән ләззәт алу мөмкинлеген кулдан очкындырмагыз! Сезне ярминкәдә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International