«Морһәмәт - Шәфкать» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын — кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2025 елның 23 сентябрендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Мәгариф мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү). Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (ватсапка сораулар өчен).