Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе урманнарда янгын куркынычы зур булуы турында шторм кисәтүе игълан итте.
Ул 2025 елның 18 сентябреннән 22 сентябренә кадәр гамәлдә. Республика территориясендә урыны белән 4 класслы янгын куркынычы көтелә.
Коткаручылар районда яшәүчеләрне сак булырга һәм урманнарга барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди