«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында Җиңү паркында «Танк – Җиңү» дип исемләнгән мемориал ачылуга багышланган митинг узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган бу мәһабәт Хәрби батырлык символы Кайбыч районында яшәүчеләрнең барысына да чын бүләк булды. Без якташларыбызның һәм бөтен совет халкының фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары истәлеген мәңгеләштерә алдык. Тантаналы чарада Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин Максим Анатольевич катнашты.; Зарипов Айрат Ринат улы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе; Баһаветдинов Фәнил Фиргать улы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Идел буе Цеолиты» Сәүдә Йорты ҖЧҖ генераль директоры; Таһиров Айдар Энгель улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Газпром межрегионгазКазань»генераль директоры; Бородин Александр Ильич – Генерал-майор, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы; Әфлеев Руслан Рөстәм улы – полковник, Жуков Кызыл байрак училищесының Казан югары танк команда орденлы курсантлар батальоны командиры; Зантимеров Наил Шәүкәт улы - хәрби комиссар Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч районнарына; Шәйхетдинов Рөстәм Солтан улы-Әлки районы мәдәният йорты директоры, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Штабы начальнигы һәм ТР Әлки районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары җитәкчесе; Ярхамов Рәшит Фәсхетдин улы – якташ; Гыйрфанов Рәшит Шиһап улы - якташ. Мемориал ачылу яшьләр арасында патриотизмны ныгытуга һәм Совет халкының фашизмга каршы каһарман көрәше турындагы тарихи хәтерне саклауга ярдәм итә. «Җиңү паркы» буыннар дәвамчанлыгы һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символына әверелә.
#ҖӘЙТАТАРСТАНДА