Агымдагы елның алты аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып счетлардан һәм мошенниклыклардан 8 356 урлау очрагы теркәлгән, зыян күләме 2,5 миллиард сумнан артып киткән. Россия Федерациясе субъектлары арасында китерелгән зыян суммасы буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәреннән, Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән, Самара өлкәсеннән һәм Краснодар краеннан калышып, 6 нчы урында тора.
Күрсәтелгән җинаятьләрнең корбаннары күбесенчә халыкның социаль якланмаган катламнары, пенсия яшендәге затлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның тол хатыннары һәм якын туганнары була. Уяу булыгыз!