«Ана теле» Онлайн-мәктәбе татар теле дөньясына чумарга чакыра

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

«Ана теле» Онлайн-мәктәбе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать дәвамында белем алу мөмкинлеге бар. Программа сөйләм коммуникациясе чарасы буларак татар телен практик өйрәнү, татар халкы мәдәнияте белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Теләге булган һәркем теркәлгәннән соң татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү әлеге дәрәҗәгә туры килә торган материаллар буенча уза. Һәр дәрәҗә уңышлы тәмамланса, тиешле сертификат бирелә.

Ресурс сайты: anatele.tatar.ru.  сылтау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International