Татарстан Республикасы медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы

2025 елның 29 августы, җомга

Казанда Татарстан Республикасы медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Сәламәтлек саклау системасында иң мөһиме – кешеләр, - дип билгеләде ул. - Әмма аларның үз эшләрен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкару өчен кораллары булырга тиеш". Бөтен республикадан 39 медицина учреждениесе 100 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 40 җиңел автомобиль алды. Соңгы биш елда дәүләт медицина оешмаларына медицина ярдәме күрсәтү өчен 1000нән артык машина (ашыгыч ярдәм, җиңел автомобильләр) кайтарылды. Шулай ук Татарстан Рәисе кушуы буенча республиканың медицина оешмаларында компьютер җиһазларын этаплап яңарту үткәрелә. Бүген 5000 компьютерга сертификат тапшырылды. Программа 2023-2026 елларга исәпләнгән. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә медицина мәгълүмат системасында эшләү өчен саклау системасы булган 15000 компьютер кайтарылган инде. » Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка Кайбыч үзәк район хастаханәсенә ярдәм иткәне һәм яңа LADA Aura җиңел автомобилен биргән өчен рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International