Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия түбәндәгеләргә бирелә:
– иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга;
– Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына .
Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:
а) премиягә дәгъва кылучыны чыгару турында үтенечнамә;
б) премиягә дәгъва кылучының анкета күрсәткечләре;
в) премиягә дәгъва кылучының премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер ел өчен эшчәнлеге турында мәгълүмат;
г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;
д) премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм өстәмә материаллар.
Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.