Кайбычта район социаль яклау бүлегенең яңа начальнигын билгеләделәр. Бу вазыйфаны хәзер Сәвия Тимуршина башкара. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин аны хезмәт коллективына тәкъдим итте, эшләрендә уңышлар теләде. Элегрәк, 2012 елдан, Сәвия Тимуршина Олы Кайбычта «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире булып эшләгән.
Элек социаль яклау бүлеген җитәкләгән Наталья Баһавеева Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына эшкә күчә.