Олы Кайбычта балалар бакчасына яңа мөдир билгеләнде

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән Олы Кайбычның «Миләшкай» балалар бакчасы коллективына яңа мөдирне тәкъдим итте. Райондагы иң зур балалар бакчасы белән Язгөл Фатыйхова җитәкчелек итәчәк. Коллективны аның эшчәнлеге белән таныштырырга кирәкми: ул бу балалар бакчасында уналтынчы ел тәрбияче булып эшли. Төрле конкурсларда актив катнаша һәм җиңү яулый. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа җитәкчегә зур уңышлар теләде, барлык башлангычларда да ярдәм итәргә ышандырды. Моңарчы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Сәвия Тимуршина социаль яклау бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Альберт Рәхмәтуллин аңа нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International