Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

 

«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында «Имәнлек» ял паркында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе узды. Чарага беренче сыйныф укучылары, күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрендәге балалар, шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарның балалары җыелды. Акциянең мәртәбәле кунаклары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм мәгарифне үстерү институты проректоры Шәмсетдинова Лиса булды.

«Бу акция укучыларыбызга ярдәм күрсәтү һәм уку елы алдыннан аларга яхшы кәеф бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бу акцияне оештыруга ярдәм итучеләренең барсынада зур рәхмәт белдерәм! Яңа уку елы мавыктыргыч һәм истә калырлык булсын!» - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International