Районыбыз делегациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Чараның төп темасы "Заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары".
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге Олы Подберезино урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ директоры Фәнзилә Биктимерова «Татарстан Республикасының халык укытучысы»дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу аның армый-талмый хезмәт итүе, мәгариф эшенә бирелгәнлеге һәм районыбызда мәктәп укуын үстерүгә керткән зур өлеше нәтиҗәсе. Шулай ук киңәшмә кысаларында районыбыз өч яңа мәктәп автобусы алды, алар укучыларны транспорт белән тәэмин итүне сизелерлек яхшыртачак, дәресләргә һәм чараларга имин йөрүне тәэмин итәчәк.