Коммерциягә карамаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп оештырганда, бетергәндә дәүләт теркәвенә алу турында, коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү хакында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү
юридик затларның бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы территориясендәге коммерциягә карамаган оешмалар турында белешмәләр (белешмәләргә үзгәрешләр) Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан тапшырыла.
Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар түбәндәге адрес буенча Идарәгә мөрәҗәгать итүче (аның вәкиле) тарафыннан шәхсән тапшырыла: 420059,
Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, шулай ук почта аша җибәрелергә яисә электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин
гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен кулланып, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп (www.gosuslugi.gov.ru).
Документларны тапшыру тәртибе турында мәгълүмат
коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен «Интернет " мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырылган
Идарәнең рәсми сайтында: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskih-organizacij/