Һөнәри бәйрәм белән

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Коммуналь тармакның никадәр мөһим икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр. Алар – халыкның тормышын уңайлы итүчеләр. Һәр көнне, эш яки бәйрәм көне булсын, сез тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итү өчен тырышасыз. Барлык торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз имин, бәхетле һәм сау-сәламәт булсын!

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International