2025 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Муниципаль район башлыгы А.и. Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, район территориясендә наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны профилактикалау комиссиянең 12 әгъзасы гына түгел, ә барлык район халкы өчен уртак эш.